Татьяна Ларионова: «Бердәм Россия» халык программасы кешеләрнең иминлегенә юнәлтелгән»

«Бердәм Россия» халык программасы ярдәмендә Татарстанның төрле районнарында бик күп социаль объектлар барлыкка килә. Лаеш районында ике елда балалар өчен генә дә шундый 11 объект төзелде. Бу хакта партиянең Татарстан төбәк бүлегенең халык программасы буенча комиссиясенең Лаеш районында узган күчмә утырышында РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Татьяна Ларионова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Бердәм Россия» партиясенең халык программасы кешеләрнең имин һәм лаеклы тормышына, көчле һәм уңышлы илгә юнәлтелгән. Залда өлкән яшьтәге кешеләр һәм яшьләр, предприятиеләр эшчеләре һәм муниципаль хезмәткәрләр, кыскасы, безнең бөтен актив җыелды. Утырышны уздыру урыны да очраклы гына сайланмаган. Лаеш районында соңгы ике елда гына да халык программасы кысаларында балалар өчен 11 социаль объект – балалар бакчалары, мәктәпләр, күпфункцияле үзәкләр төзелде», – диде Ларионова.

Аннары ул Усады авылындагы «Сәламәт буын» күппрофильле лицее директоры Владимир Трошинга сүз бирде. Уку йорты быел ачылды. Ларионова сүзләренчә, җитәкче вазифасына билгеләргә кеше сайлаганда зур тәҗрибәсе генә түгел, ә үз идеяләре дә булган кешене эзләгәннәр.

Трошкин заманча мәктәпне нинди итеп күзаллавы турында сөйләде.

«Заманча мәктәп, беренчедән, барлык иминлек таләпләренә җавап бирергә тиеш. Бу контроль-кертү пунктлары системалары, шулай ук хәбәр бирү һәм гадәттән тыш хәлләргә тиз җавап бирүнең заманча системалары. Икенчедән, мәктәп уңайлы булырга тиеш. Иркен рекреацияләр, яхшы җиһазландырылган уку бүлмәләре, ашханәләр, спорт мәйданчыклары, актлар заллары һәм югары технологияле җиһазлар булырга тиеш», – дип ассызыклады лицей директоры.

Әмма мондый шартлар профессиональ һәм компетентлы команда эшләгәндә генә нәтиҗәле булачак, дип йомгаклады сүзен Трошин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Голосование Миңнеханов рәис милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре