Татьяна Ларионова сайлауларга ышаныч белән килүен ассызыклады

Бүген республикада узучы сайлауларда Татарстан Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» ТБОның төбәк сәяси советы әгъзасы Татьяна Ларионова катнашты. Ул Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназия бинасында урнашкан сайлау участогына килде. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.

Ларионова сайлау участогы эше белән танышты, анда килгән Казан халкы белән сөйләште һәм үзенең сайлау хокукын гамәлгә ашырды – Татарстан Республикасы Рәис вазыйфасына кандидат һәм Казан шәһәр Думасының булачак депутатлары өчен тавыш бирде.

«Сайлауга ышаныч белән барам дип әйтә алам! Без тагын бер тапкыр Татарстанның иҗади курсын дәвам итү өчен тавыш бирәчәкбез дигән ышаныч белән килдем. Республиканың уңышлы, динамик үсешенә ышаныч белән, илебезнең Җиңүенә ышаныч белән сайлыйбыз, без барыбыз да аны бик көтәбез! Һәм, әлбәттә, Дәүләт Думасы депутаты буларак, безнең халыкның тормыш сыйфатын яхшырта торган программалар һәм проектлар нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисе белән килдем», – дип ассызыклады ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре