“Татмедиа” элекке министрның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашты

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстанның элекке мәгълүмат һәм матбугат министры Шамил Шәмси улы Хамматовның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. Ул 78 нче яшендә вафат булган.

“Шамил Шәмси улының вафаты сәбәпле эчкерсез кайгы уртаклашуны кабул итегез. Ул кырык елдан артыграк гомерен журналистикага багышлады. Иҗади юлын “Советская Татария” газетасында башлап, озак еллар буе шунда хезмәт куйды. Журналист буларак, республиканың көн кадагындагы социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тотты.

Шамил Шәмси улы җаваплы вазыйфалар биләде, күп кенә проектларны уңышлы төстә тормышка ашырды. Шамил Хамматов 1991-1992 елларда Татарстан мәгълүмат һәм матбугат министры булды, 1993-2011 елларда республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында җитәкче вазыйфаларын биләде.

Хезмәттәшләренең барысы да аны яратты, хөрмәт итте. Шамил Шәмси улы югары дәрәҗәдә профессионализмы, иҗадилыгы, лидерлык сыйфатлары белән аерылып торды.
Үз эшенә тугрылыклы, игелекле, мәрхәмәтле, юмарт күңелле кеше иде. Теләсә кем белән тиз генә уртак тел табып, теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә тырышты”, – диелгән “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең мөрәҗәгатендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре