7 Май – Радио көне. Барлык элемтә тармаклары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.
“Хөрмәтле коллегалар! Сезне Радио көне белән котлыйм! – диелгән анда. – Радио заманча барлык элемтә төрләренең уртак “бабасы” булып тора. Ул әлегәчә тыңлаучыларны сөендереп, киңәшләре белән ярдәм итә, безне вакыйгалар үзәгендә тота.
Радио Бөек Ватан сугышы елларында кешеләргә зарыгып көтелгән Җиңүгә өмет-ышаныч биргән. Совинформбюро хәбәрләрен бөтен ил тыңлаган. Сугыш елларында фронтта һәм тылда элемтә эшен тәэмин итүчеләргә рәхмәтлебез. Бүген дә радио һәм телевидениедә эшләүче, телефон һәм интернет элемтәсен тәэмин итүче чын мәгънәсендәге профессионаллардан башка гына дусларыбыз һәм якыннарыбыз белән аралаша алмас идек, иң мөһим вакыйгалар турында вакытында белә алмас идек.
Сезгә бәхет, гел уңай дулкында булуыгызны, көндәлек эфирга чыгу өчен күтәренкелек, әйбәт кәеф телим!”
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез