Төн җиттеме, һәммәбез татлы йокыга тала. Кемдер тыныч-тын гына йоклый, кемдер күзен йомуга, төшләр дәрьясына чума. Кызыгын-кызганычын, берни дә аңлап булмый торган буталчыгын, тагын әллә ниндиләрен күрә. Уянып, кабат йокыга киткәч тә дәвам итүче төшләр дә, уянгач, чынбарлыкны аңышып бетеп булмый торган хикмәтлеләре дә, шул төштәге хәләттән аерыласы килми торганнары да, тизрәк онытасы килгәннәре дә була.
– Мин төшемдә гомер буе ачык дәрес бирәм. Инде пенсиягә чыкканыма да әллә ничә ел. Әле менә бу көннәрдә укытучы оныгымның ачык дәрес бирәсе бар иде, шул төндә тагын ачык дәрес бирдем... Пенсиягә чыккач та, ачык дәрес биреп ят инде, – дип көлеп сөйли бер танышым.
Үзем исә күп еллар Казандагы төркемнәрне күреп иза чиктем. Соңгы елда гына керми башлады бугай ул төш. Без укыган елларда урам төркемнәре бик гаярь иде шул. Мин яшәгән фатирга янәшә генә паркта аларның берсенең җыелу урыны иде. Берчак университеттан кайтып киләм, урамдагы бөтен кеше якындагы кибеткә йөгерә... Карасам, парктан бер көтү егетләр чыгып килә... Алар ул чакта юлларына очраган һәр кешене изеп китә иде... Мин дә чак кибеткә кереп өлгердем... Менә шушы чынбарлык, төш булып, ничә еллар эзәрлекләде... Мондый чынбарлыкка туры килгән, «тавык төшендә тары» булган төшләр генә түгел, синең өчен бөтенләй чит-ят нәрсәләр дә кереп аптырата.
Төшләр, чыннан да, бик гаҗәп һәм серле халәт, шулай бит? Галимнәр үзләре дә аларның сере турында инде озак еллар баш вата. Аларның күпчелеге төш күрүне баш мие эшчәнлеге, аның физиологик үзенчәлеге, адәм баласының психикасы, хәле белән аңлатса, гади кешеләр арасында төш күрү – язмышыңнан хәбәр, дип ышанучылар да шактый. Әмма шунысы хак: күпләребез, йокыдан уянуга, карале, бүген шундый төш күргәнмен бит уйланып куя. Матур төш күргән булсаң, ничектер кәеф тә күтәрелеп китә, күңелсез төш күрсәң, киресенчә, ул инде күңелдән китми. Еш кына нәрсә булыр, дип көтә адәм баласы һәм… юрый-юрый юш та китерә. Тикмә генә «татар юрап китерә» димиләр. Ә динебез төш юрауга ничек карый соң? Бу сорауны мин Балтач мәчете имамы Гомәр хәзрәткә биргән идем.
– Кайбер кеше, төш юрауны күрәзә белән бутап: «Мөселманга төш юрарга ярамый бит», – ди. Бу алай түгел. Сихер белән күрәзә ислам динендә катгый тыела. Галимнәр исә төш юрауны укытучылар язган китаплардан алына торган гыйлем дип түгел, ә Аллаһ Тәгаләдән үзенең изге бәндәләренә бирелә торган бүләк дип аңлата. Мәсәлән, Йосыф пәйгамбәргә Аллаһ төш юрау гыйлемен бирде. Төш юраучы булам дип кенә аңа ирешеп булмый. Төш юрау ул Аллаһтан бирелә һәм төш юраучы динне яхшы белүче, нык иманлы, ягъни гөнаһның олысыннан да, кечесеннән дә саклана торган, һәрчак дөресен генә сөйли торган кеше булырга тиеш, – диде ул.
– Төшләрне кешеләргә сөйләргә ярамый икән, диләр...
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Төшләр өч төрле була: сөенечлесе – Аллаһтан, икенчесе үз күңелеңә бәйле (берәр мөһим эш яки мәшәкатькә каты бирелүеңнән), өченчесе – шайтанның куркытуы (күңелгә шөбһә кертергә тырышуы). Әгәр берәрегез сөенечле төш күрсә, сөйләсен, әгәр күңелен төшерә торган (куркыныч) төш күрсә, аны беркемгә дә сөйләмәсен, торып, намаз укып алсын». Шулай ук пәйгамбәребезнең хәдисләреннән мәгълүм булганча, яхшы төш күргән кеше «әлхәмдүлилләһ» дип әйтергә тиеш. Төшне нәсыйхәт бирә алырдай кешегә генә сөйләргә яки беркемгә дә сөйләмәскә киңәш ителә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә шундый чагыштыру китерә: «Төш ул кош тәпиендә асылынып тора, әгәр юралса, төшеп китә (чынга аша)». Шуның өчен дә, әгәр берәү яхшы төш күреп, аны бер белемсез кешегә сөйләсә һәм теге кеше аны начарга юраса, юраганы чынга аша. Бу – Аллаһы Тәгаләнең кеше күзенә күренми торган яшерен эшләргә кагылышлы бер сөннәте. Шулай ук Коръән аятендә Ягъкуб галәйһиссәламнең сүзеннән күренгәнчә, төшне көнләшү куркынычы булган кешеләргә сөйләү катгый тыела.
– Төш юрау китапларына ышанырга ярыймы?
– Хәзерге көндә Ибн Сирин исеме астында бастырылган кайбер төш юрау китаплары бар. Ләкин галимнәр әйтүенчә, китаплар аныкы түгел, анда язылган барлык юраулар да дөреслеккә туры килми, ул үзе төш юрау китабы язмаган да. Һәм аны гына түгел, башка төш юрау китапларын да укырга киңәш итмиләр. Китапта язылган юрау бер кешенең төшенә туры килергә, ә икенче кеше төшендә ул бөтенләй башка мәгънәдә булырга мөмкин. Төшнең нинди мәгънә белән кергәнен белмичә, китаптан карап кына ялгыш юрап, ул чынга да ашарга мөмкин. Әмма шунысын да истә тотсак иде: бернинди төш тә безгә Коръән һәм хәдисләрдә әйтелгән әмерләр һәм тыюларны үзгәртә алмый, төшне дәлил итеп алу тыела.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез