ТНВ каналындагы Гаилә елына багышланган телемарафонда Теләче районы Иске Җөри авылында яшәүче Фәләхиевлар гаиләсе катнашты. Алар биш бала үстерә.
Гаилә башлыгы Мөхәммәт һәм аның тормыш иптәше Алсу Зөбәйдә, Билал, Мостафа, Бәшир, Зөбәер исемле ул-кызлар тәрбияли. Алсу ханым сабыйларны дөньяга тудырудан курыкмаска кирәк, ди.
- Балаларны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен алып кайтырга, тәрбияләргә тиеш без. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Баланы алып кайтудан куркыга кирәк түгел, - ди ул.
Алар сабыйларына дини һәм хезмәт тәрбиясе бирә. Балалар үзләре дә талантлы. Әйтик, Зөбәйдә телләр өйрәнә. Хыялы - Кытай телен үзләштерү. Уллар арасында спорт сөюче, техника белән мавыгучылар да бар.
Гаилә башлыгы Мөхәммәт Фәләхиев- физкультура укытучысы. Ул әле авылда 28 ел имам булып тора.
Фәләхиевлар бар эшне дә бергәләп башкарабыз, диләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез