Бер мәлне авылда телефон аппараты кирәк булды. Өй телефоны бу. Төймәләренә басып җыеп, трубкасын алып, колакка куеп сөйләшә торган. Район үзәгенә баргач, шуны алып кайтырга булдым. Андый вакытта телефоннар сатыла торган җиргә керәсең бит инде. Мин дә кердем. Караштырып йөрим. Юк. «Шундый гади нәрсә дә булмагач, ул кибетнең түбәсенә ни пычагыма «Телефоннар» дип язганнардыр», – дигән уй килә башлады…
Хәтер дә уйнакларга тотынды. Элек мин гел диярлек юлда булдым. Менә шундый вакытларда, зуррак шәһәрләрдә чакта көн саен, «Телефон» дип язылган бинаны эзләп табып, гаиләгә шалтыратып ала торган идем. Заказ бирәсең. Беркадәр көтәсең. Шуннан аерым бер кабинкага кереп сөйләшәсең. Сагындырган. Гаиләңнең, балаларыңның хәлен белешәсең. Шәп инде, кыскасы. Адәм акылы уйлап тапкан могҗизаның иң рәхәте шул булып тоела торган иде. Соңрак андый телефоннарның заказ бирмичә дә сөйләшеп була торганын уйлап таптылар. Ничәдер сумга карта сатып аласың да шуны телефон аппаратына кыстырып, туйганчы сөйләшәсең. Монысы тагын да уңайлырак.
Ә фатирга телефон үткәргәч, сөенүне күрсәң! Бу фатир алуның үзенә тиң шатлык була торган иде. Чөнки үз фатирыңда телефон булу ул уңайлылык кына түгел, бераз мәртәбә дә кебек. Шулай кабул ителгән. Ул дәвердә бары тик абруйлы кешеләрнең генә йорт телефоны була иде. Димәк, син дә шулар рәтендә.
Бераздан мондый телефоннарны авылларга да үткәрә башладылар. Башта арурак кешеләрнең йортына, соңрак гади кешеләрнекенә. Авылдагы йортта телефон булгач, әни сөенде инде. Баштагы мәлләрдә, бала-чага шикелле, юк сәбәпне бар итеп тә шалтыратты. Теләсә кайсы вакытта сөйләшеп була бит. Әнә телефон өстәлеңдә. Эчең пошкан саен шалтырат балаңа. Гомер буе кызыгып, мондый рәхәтлекне күрмәгән кеше сөенеп туя алмады. Мин дә сөендем. «Хәле ничек микән, авырмый микән, кайтып та булмый бит әле», – дип борчылып йөрисе түгел, өч-дүрт төймәгә басасың да сөйләшеп аласың.
«Телефоннар» дип язылган кибеттә шуларны искә алдым. Моны шулкадәр җентекләп язуым юктан гына түгел. Сатучы белән сөйләшә башлауга ук аңлашылды… Егерме яшьләр тирәсендәге егет инде. Заманча егет. Тик ул минем нинди телефон аппарты соравымны аңламый икән. «Өй телефоны» дигән сүз аңа бөтенләй таныш түгел. Төрлечә аңлатырга тырышып карыйм. «Стационар телефон», – дим. Ул моны үзенчә күзаллый.
Аптырагач, «Төймәләренә басып җыеп, трубкасын алып, колакка куеп сөйләшә торган», – дияргә мәҗбүр булдым. Ул тагын да ныграк гаҗәпкә калды:
– Юк, абый, – дип аптырый. – Антиквар кибетендә булса гына инде…
– Ә син нәрсә икәнен аңладыңмы соң?
– Әйе, киноларда күргән бар андыйны.
Мыскыл итеп сөйләшкәнгә охшамаган инде. Чынлап та белмидер, күргәне юктыр. Кибеттән чыккач, бу егет миңа үзе бер могҗиза булып тоелды. Телефон аппаратының ни икәнен дә белмәгән кеше. Аны ничек шундый кибеткә эшкә алганнардыр?! Аптыраш! Могҗиза!
Шулай уйлап, бүтән кибетләргә кердем. Тик андагы сатучылар да яшьләр икән, алар да берни белми икән. Менә монысы инде настояшный могҗиза иде. Заманында безгә дөньяның иң зур алгарышы, фәнни-техник могҗиза булып тоелган, шулкадәр шатландырган нәрсәне дә белмәү… Бу бит инде…
Бераздан мин үземне әллә ничә гомер яшәгән карт итеп тойдым. Динозаврлар чордашы. Югыйсә кайчан гына бит әле… Шул дәвер эчендә генә заманның иң зур казанышы булып, тормышыбызга шаулап килеп кергән әллә күпме могҗизалар юкка чыкты. Аларны яңалары алыштырды. Дөнья күз иярмәс тизлектә үзгәрә. Хәзерге чорда, бәлки, кешенең бер көне әллә ничәгә тиңдер.
Ә өй телефонын таптым мин. Базар алдында көнбагыш сатучы әбидән. Хакын сорагач, ул аппаратны миңа тоттырып ук куйды:
– Болай гына бирәм, апаем, бушлай гына, – һәм аз гына моңсуланып өстәде: – Ташларга жалкы. Бигрәк әйбәт телефон иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез