Яңа нигезләмәләр буенча, нигезле барлык корылмалар Росреестрда теркәлергә тиеш, юкса хуҗаларына штраф салырга мөмкиннәр.
Быел бакча хуҗалары өчен яңа таләпләр үз көченә кергән. Капиталь төзелеш корылмаларын теркәмәгән өчен зур штраф салачаклар, яза “Вести.ru”.
 Яңа нигезләмәләр буенча, нигезле барлык корылмаларның Росреестрда теркәлгән булуы кирәк. Юкса, корылма хуҗасының штрафка тартылуы бар. Штраф күләме шул корылма өчен түләнеләсе салымның 20 процентын тәшкил итә. Милекчегә, штрафтан тыш, салым да түләргә туры киләчәк. Ә инде теркәүдән һәм салым түләүдән баш тарткан очракта, корылманы сүтәргә мөмкиннәр.
Теркәү турында таләпкә фундаментка утыртылган төрле корылмалар: мунча, сарайлар, хуҗалык корылмалары һәм башка капиталь корылмалар эләгә.
 Билгеле бер шартларда теплицалар да капиталь корылма булып саналырга мөмкин. Фундаментка урнаштырылып, су сибү, җылылык бирү, яктырту системалары булдырылган теплицаны Росреестрда теркәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез