Газетага язылу

Терактлар корбаннарын искә алу көнендә Яшь гвардиячеләр Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Бүген Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көне билгеләп үтелә.

Казанның Җиңү паркында дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, вузлар студентлары, мәктәп укучылары, шәһәр халкы төрле елларда булган террорчылык актлары корбаннарын искә алу йөзеннән чәчәкләр салды.

Бер минут тынлык игълан итү чараның төп өлешенә әйләнде. Шуннан соң мактаулы кунаклар һәм чарада катнашучылар терактлар корбаннары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары, махсус хезмәтләр хезмәткәрләре истәлегенә чәчәкләр салды.

Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көне һәр ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелә. 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигагә бәйле бу. Әлеге коточкыч фаҗигадә 334 кешенең, шул исәптән 186 баланың гомере өзелгән. 800дән артыграк кеше җәрәхәтләнгән.

“Илебез өчен фаҗигале дата бу. Шул чагында мәңгелеккә киткән балалар, укытучылар, ата-аналар, хокук саклау органнар хезмәткәрләренең истәлеген яд итү өчен бүген 300гә якын егет-кыз җыелды. Террорчылыкның дине дә, милләте дә юк, шуңа күрә террорчылык алдында бердәм булырга тиешбез.  Террорчылыкның төп бурычы – җәмгыятьтә курку, нәфрәт хисе уяту, җәмгыятьне икегә аеру. Без террорчылык алдында барыбызның да бердәм булуын күрсәтергә телибез”, – диде “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев билгеләп үткәнчә, Бесландагы вакыйгалардан соң инде байтак еллар узса да, аның корбаннары турындагы истәлекнең күңелләребездән чыкканы юк. “Кызганычка, хәзер дә тыныч халыкка террорчылык һөҗүмнәре дәвам итә. “Җәмгыятьтә террорчылыкка каршы иммунитетның булуы мөһим”,  – диде ул.

Чараны “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” Бөтенроссия Иҗтимагый палатасының Татарстандагы төбәк бүлеге, “Татарстан Республикасы” иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре