"Талибан" хәрәкәте (террорчылык төркеме, РФда тыелган) Әфганстанның бөтен территориясен контрольдә тоту турында игълан итте. Бу хакта Al Arabia гарәп телеканалы хәбәр итә. Бүген иртән талиблар Кабул ил башкаласына керделәр, ләкин аны штурмлый алмадылар. Моның урынына алар Әфганстанның рәсми хакимияте белән сөйләшүләр башлады. Al Arabiya мәгълүматы буенча, якындагы сәгатьләрдә үзенең отставкага китүе турында президент Ашраф Гани игълан итәчәк. Илнең Эчке эшләр министрлыгында хакимият тыныч юл белән, талиблар белән уртак күчеш хөкүмәтен формалаштыру аша тапшырылачак, дип белдерделәр.
"Талибан" үзенең белдерүендә "ил башкаласында хәрби гамәлләр алып барылмый, хәрәкәт бөтен Әфганстан өстеннән контроль урнаштырган" дип хәбәр итә.
Шулай ук талиблар Әфганстан провинцияләренең тагын ике үзәген - Бамиан һәм Каписларны, һәм элек Әфган хәрбиләренә тапшырган Баграмның иң зур авиабазасын алу турында да белдерделәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез