Теш дәвалатып, акча янчыгының төбенә төшкәннән соң бу турыда бик күп әти-әни уйланадыр. Дошманыңа начарлык теләсәң, теше сызласын дип телә, ди бит халык та. Теш кыйссасы үзәккә үтә. Беренчедән, авырта, икенчедән, кыйммәт. Кыйммәт дип көрсенсәк тә, теш дигәндә барыбер түләүле, сыйфатлы клиника ишеген шакыйбыз. Теш казнасына киткән акчаны санап карыйк.
Тешлиме?
Ел башында стоматология хезмәтләре 15–30 процентка кыйммәтләнгән. Беренче чиратта материалларына бәяләр күтәрелгән. Моннан тыш, логистик чыгымнар, аренда, салым һәм табибларның хезмәт хаклары, маркетинг, рекламага киткән акча да йогынты ясый. Соңгы елларда чит ил оешмаларын үзебезнекенә алыштырырга тырышсалар да, шәхси клиника хуҗалары әйтүенчә, барыбер сыйфатлы чит ил материалларыннан тулысынча баш тарту мөмкин түгел.
2025 елның июненнән 2026 елның мартына кадәр Россиядә стоматология клиникалары хезмәтләре аеруча сизелерлек кыйммәтләнгән 5 шәһәр арасында Чаллы да бар. Автокалада теш дәвалау бәяләре 27,6 процентка күтәрелгән, дип хәбәр итә «Газета.ру». Чаллыны соңрак тагын бер искә алырбыз әле.
Ерак йөрмәдек, үз редакциябездә эшләүче журналистлардан тешкә тоткан акчаларын санаттык. Очраган беренче клиникага керә торган кешеләр түгел алар, күбесе еллар белән сыналган бер табибка йөри. Җиде кат үлчәп сайлый беләләр, бизмәнгә танышлары күп булуны да салыйк. Казан өчен уртача бәяләр шулайрак чыкты: бер тешне ямату – 9000, имплант куйдыру – 60 000, профессиональ чистарту – 4000, теш алдыру – 4800 сум. Чагыштыру өчен: журналистлар теш дәвалауга 3000 сумнан 20 000 сумга кадәрле бәяләрне атады. Урынын белеп йөрисе, кыскасы.
Берәүгә кыйммәт тоелганы икенчеләр өчен арзан. Журналист коллегабыз Финзия Газизова Австралиядән кайткан саен тешләрен мондагы табибыннан дәвалатып китә. Хәзер яши торган илендә – планетаның аскы ягында – теш ясату кимендә 150–160 мең сумга төшә икән. Кызының ике тешен турылатыр өчен Австралиядә 150 мең сум түләгәннәр. «Бездә бу бәяне икегә тапкырласаң, тулы бер авызга брекет куйдырырга була», – ди өч бала әнисе Гөлфинә Гайфетдинова.
– 15 яшьлек кызыбызның тешләре тигез түгел. Ортодонтка алып барып санаттык, «Тулысынча эшләп чыгу ике елга сузылачак, 300 мең сум акча әзерләгез», – диде. Үзебезгә булса, шул килеш тә ярап торыр иде әле. Кыз балага матурлык кадерле, аның хакына ничек тә тырышырбыз, дидек. Безнең гаилә өчен бик зур сумма бу, – диде Гөлфинә.

Статистика мәгълүматларына карасак, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге нәкъ менә теш табибыннан курка икән. Кулына игәү тоткан ак халатлы кеше түгел, авырту котны ала. Менә шул авырту уңайрак шартларга, йомшаграк мөнәсәбәткә корылган кыйммәтле клиникалар бусагасын атлата да инде.
2025 елда иң кирәкле «тешле» процедуралар исемлегенә анестезия, кариесны дәвалау, снимок ясату һәм ортодонт хезмәтләре кергән, дип хәбәр итә «РИА Новости» агентлыгы. Сызлаудан котылу өчен генә түгел, «Голливуд елмаюы» эзләп, ешрак йөри башлаганбыз. Узган елда стоматологиядә популяр процедуралар арасында протез ясату, брекетлар урнаштыру, теш ташыннан арыну һәм эмаль агарту хезмәтләренә кызыксыну арткан.
Авыл хакы
Тешең сызласа, дәваланмый чара юк анысы, әмма саграк кылана башларбыз, мөгаен. «Мәҗбүри булмаган» процедураларны кичектереп, арзан тәкъдимнәр сайлап, өстәмә хезмәтләрдән баш тартып, бераз каешларны кысыбрак бәйлисе булыр. Пациентларның бер өлеше болай да арзанрак бәя эзләүдә. Моның өчен чикләр дә киртә түгел. Яшел Үзән районында – Чувашия чигендә яшәүче авыл кешеләре, сыйфатлы да, арзанлы да дәва эзләп, күптән шунда йөри икән. «Сарафан радиосы» яхшы эшли ул, берсеннән берсе белеп, кесәгә дә сукмасын, озакка да җитсен дип, алтын урталыкны чуаш күршеләрдә табалар. Барыбер соңгы чиктә хезмәт хакыңның йә пенсияңнең саллы гына өлешен квартплатага, ашау-эчүгә, юлга бүлеп куйганнан соң арзанрак бәяне сайламый чараң калмый.
Тик арзан булган җирдә бер куркыныч барын да онытмыйк: сыйфаты аксый башлавы бар. Мәзәктәге кебек килеп чыкмасын инде: «Тукта, цемент кына түгелме соң бу? Ә сез бу бәягә тагын нәрсә килә дип уйладыгыз?» Казанда яшәүче Илназ Вәлиев әнисен район хастаханәсе стоматологына алып барган.
– Кич куеп кайтарган пломба икенче көнгә килеп төшкәч, шәһәргә алып килеп, полис буенча бушлай стоматологиядә «хаталар өстендә эш» ясаттык. Хәтта анестезия өчен дә түлисе булмады, бик яхшы куйдылар, – дип сөенеп туя алмый Илназ. – Үзебез дә шул бушлай шәһәр поликлиникасына теркәлдек. Түләгән очракта да авыртудан котылырга ярдәм итүче укол өчен генә исәп-хисап ясыйбыз.
Бәхет эше, кыскасы. Бушлай – начар дигән сүз түгел әле. Әлбәттә, бөтен табибны да, барлык клиникаларны да бер калыпка салып булмый. Үз ак халатлы теш фәрештәңне тапсаң отасың. Шәһәр бәясеннән өчәр тапкыр арзанрак бәяне түләп тә котылырга була, ди укучыларыбыз. Үз районнарындагы отышлы вариантларны атадылар. Теләчедә яшәп эшләүче теш табибы кабинетын өенә терәп салган. Пациентларны да күрше бүлмәдә диярлек кабул итә, дип, чын табышка әйләнгән стоматологны мактый берәүләр. Балтачтагы табибка кайтып дәваланучы гаилә шулай ук алтын урталыкны табуларына куана. Еллар буе барысын да дәвалаган стоматолог артык хезмәт тәкъдим итми, гаилә бюджетына зыян салмый гына пломбалар куя. Төпченәсе килгән иде дә, кызганыч, бу табибларның берсе дә тәҗрибәсе белән бүлешергә теләмәде. Шәһәр халкы авылга агылса, ерып чыга алмабыз дип борчылдылар булса кирәк.
Ыштансыз калу
Кыйммәт булса да, түләгән акчаңа тиешле хезмәт күрсәтсәләр, рәхмәт әйтәсе икән әле. Узган елның декабрь аенда Россиянең берьюлы берничә шәһәрендә эш алып барган стоматология клиникалары челтәренә карата җинаять эше ачылу хакында федераль каналлар да сөйләде. Исемлектә Чаллы да бар. «Дентал Практик» клиникасын кешеләрне алдап, кредитлар алдырып, булмаган теш авыруларын дәваларга мәҗбүр итүдә гаеплиләр. «Узып барышлый да ыштаныңны салдыралар, тәки кредит алдырдылар», – дип үкенә хәзер зыян күрүчеләр. Ике бала әтисе Андрей Муллинны, телефонына шалтыратып, бушлай снимок ясарга чакыралар. Нәтиҗәсе белән табибка шулай ук бушлай консультациягә кергәч, куркытып: «Бөтен авызыгыз черек бит сезнең!» – диләр. Инфекция хатынына, балаларына күчәргә мөмкин, имеш. Ярый әле клиника «ярдәмгә килергә» әзер була. Бик зур басым ясап, Андрейга шунда ук имплантлар кую өчен 700 мең сум кредит рәсмиләштерәләр һәм креслога утыртып, тешләрен алалар. Ике килүдә 17 тешсез кала ир. Тик соңыннан: «Имплант кую әлегә мөмкин түгел, авыз эчендә инфекция аза», – диләр. Башка клиникада дәваланыр өчен акчасын кире таләп итсә дә, ул инде тотылып бетте дип, кайтармыйлар, әлбәттә. Гаилә башлыгына 3 ел дәвамында ай саен 30 мең сум кредит түләргә кала. Сәламәтлеге дә какшый. Ашарлык та теше юк, күзләре начар күрә башлаган, теш казнасы деформация кичергән. Чәйнәрлек кенә булса да 12 имплант куйдыру өчен, 2 миллион сумга якын акча кирәк хәзер. «Челны-биз» редакциясе зыян күргән пенсионер Рәсим Әхмәдиев белән дә аралашкан. Ул хәзер 560 мең сум кредит түли, вәгъдә иткән дүрт имплант урынына икене генә куйганнар. Алты теш алып, акчасын тугызы өчен түләткәннәр. Акчадан да, тиешле тешләрдән дә җилләр искән. Каһәр суккан кредит кына калган. Мошенниклар тозагына эләгүчеләр 40 кешегә җыелгач кына бу эшчәнлекне туктаталар. Әлегә тикшерү эшләре бара. Терсәк якын да бит...
Әле бу – илкүләм гауга тудырган вакыйга. Түләгән акчасына күрә тиешле хезмәтен алмаган, беркая да шикаять язып йөрмәгән, кул селтәгән пациентлар күпме?! Гомерлек дип ышандырган 150 мең сумлык имплант та 7 елдан килеп төшсә, «Кем гаепле?» дигән сорауга җавап эзләгәндә үзеңә үк төртеп күрсәтәчәкләр.
Тешләрне дә, акчаны да саклауның рецепты билгеле. Беренчедән, ышанычлы, гадел, сыналган табибыңны табу. Икенчедән, бу киңәш мең тапкыр бер колактан кереп икенчесеннән чыкса да, әлеге дә баягы профилактика инде, җәмәгать. Ярты елга бер теге табибыгызга күренеп торсагыз, консультациянең барлы-юклы бәясен түләп кенә котылырсыз, дәвалауга барып җитмәс, шәт. Анда китсәң, куркынычлар бермә-бер арта.
Елена БОНДАРЕНКО, «Иҗтимагый фикер – Татарстан» фонды директоры урынбасары:
– Гомумән алганда, маркетинг, матурлык индустриясе йогынтысында барлыкка килгән яшьлек һәм матурлык культы, картаюның табигый процессын танымау бу тармакка күп табыш китерә. Чыннан да, тышкы кыяфәтне кайгырту хәзер бик популяр, тормыш фәлсәфәсенең бер өлеше булып тора ул. Кеше акчасын тышкы ялтыравыкка сарыф итәргә кызганмый. Тышкы кыяфәт имиджның, статусның бер өлеше кебек кабул ителә. Чынлыкта исә кешенең асылына моның бер катнашы да юк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез