Тиенгә алдану

Бу көннәрдә республикада янә яшьләрнең тәртибе турында сөйләшәләр. Сөйләшерлек тә! Чаллыда дүрт үсмер Азатлык мәйданындагы Георгий тасмаларын мәсхәрә итте. Лениногорскида яшәүче өч үсмер тимер юлдагы хәрәкәтне көйли торган җиһазга ут төрткән. Поездлар үз юлын табар, ә яшьләр кая барып чыгар?

Гомерлек тап

Чаллыдагы вакыйга турында кыска вакыт эчендә бөтен ил белде дисәң дә арттыру булмас. Шәһәрнең Азатлык мәйданында ял иткән егетләр-кызлар социаль челтәрдә туры эфир алып барган чак була ул. Үсмер кыз, язылучыларының коткысына бирелеп, мәйдандагы фонтан баганасына уралган Георгий тасмаларына коса башлый. Моның өчен аңа 500 сум акча вәгъдә итәләр. Янәшәдәге иптәшләре исә аны куәтләп тора. Бу видео социаль челтәрләрдә тиз арада таралды. Хокук сакчылары җинаять эше ачты һәм тиз арада 15–17 яшьлек ике кыз һәм ике егетнең эзенә төште. Кемнең нинди җәза аласын вакыт күрсәтер. Әмма бер нәрсә төгәл билгеле – үсмерләргә бу кыланмышлары өчен күп тапкырлар үкенергә туры киләчәк әле. Хәтерләсәгез, узган ел охшаш вакыйга Казанда да булган иде. 16 яшьлек үсмер Горький паркындагы Мәңгелек утны сүндерде. Аны бик тиз эзләп таптылар. Суд булды, штраф салдылар. Акчасы да түләнер, әмма тормыш итәсе дә бар бит әле. Кем булуыңны белеп торачаклар.

Бу – шаяру түгел, ә гомер буе юып бетерә алмаслык тап! Хәрби хәрәкәтләр ветераны Тимур Нусратов мондый хәлләрне шулай дип бәяли. Чаллыдагы СВО ветераннары, автокаладагы вакыйгага битараф калмыйча, Георгий тасмаларын мәсхәрә иткән үсмерләр белән үзләре дә очрашырга җыена. Алар закон бозучыларның белем йортына барып, тәрбия дәресе уздырып, үсмерләрне һәлак булган сугышчылар һәйкәленә өмәгә дә чакырмакчы.

– Бәлки алар бу гамәлләре белән Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының хәтерен, хәзерге вакытта Ватан өчен кан коючыларны мәсхәрә итүләрен аңлап та бетермидер. Бу – шаяру түгел, ә гомер буе юып бетерә алмаслык һәм озак еллар дәвамында аларның тормышын бозарга мөмкин булган тап. Ул, уңышлы карьера төзергә җыенсалар да, кабат калкып чыгачак. Әти-әниләрнең дә гаебе бар. Балада ватанпәрвәрлек символларына карата хөрмәт тәрбияли алмаган икән, гаиләнең абруе турында нинди сүз була алсын? – дип белдергән Тимур Нусратов «Челнинские известия» басмасына.

Буш вәгъдә

Бөгелмәдә тимер юлдагы хәрәкәтне көйли торган җиһазны яндырган өч үсмер дә абруй дигәнен гомерлеккә югалтты. Монда да кем кулы уйнаганы яхшы аңлашыла. Бу җинаять өчен малайларга 24 мең сум акча вәгъдә иткәннәр. Ул акча шул сүздә генә калган, билгеле. Лениногорскида яшәүче үсмерләрне – колледж студентларын һәм мәктәп укучысын иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Җинаять эше җитди маддә буенча кузгатылган. Аларны теракт кылуда гаеплиләр. Әти-әниләренә дә җавап тотарга туры киләчәк.

«Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан бүлеге рәисе Эльмир Сәйфуллин фикеренчә, бу хәлләр яшьләрнең акча вәгъдә итүчеләргә ни дәрәҗәдә тиз ышана алуын күрсәтте.

– Бабаларыбыз, әбиләребез, геройларыбыз күгебез аяз булсын, без – киләчәк буын тыныч, имин тормышта яшәсен дип көрәшкән. Безнең ветераннарыбызга теләктәшлек итәсе, булышасы, күпләргә үрнәк буласы урынга кайбер үсмерләр бүген шундый гамәлләр кыла. Безнең акыл һәм йөрәкләребездә көч, агрессиягә урын булырга тиеш түгел, – ди хәрәкәт җитәкчесе. – Форсаттан файдаланып, яшьләргә шуны әйтәсем килә: үзегезне алдарга ирек бирмәгез. Җиңел акчаның беркайчан булганы юк. Аның артыннан куып, гомер буена җитәрлек авырлыклар белән генә очрашырга мөмкин. Үзеңне, сәләтеңне күрсәтү, илебезгә, республикабызга файда китерүнең башка намуслы юллары да җитәрлек. Лаеклы белем алу, спорт белән шөгыльләнү, иҗат итү, үз эшеңне җәелдерү, кешеләргә булышу, игелекле гамәлләр кылу – безнең төп кыйммәтләребез әнә шулар булырга тиеш.

«Татарстан студентлары лигасы» президенты Шамил Якупов та шул фикердә.

– Без балалар сәләтләрен ачсын, фән, спорт, иҗат белән шөгыльләнә алсын дип тырышабыз. Мондый хәлләрне күргәч, күңел төшә, билгеле. Миңа калса, алар закон нигезендә җавап бирергә тиеш. Җәзасын алмыйлар икән, бу башка үсмерләр өчен начар сабак булачак. Үсмерләрне җәмәгать эшләренә дә җәлеп итәргә кирәк. Алар өмәләрдә дә катнашсын, шул ук мәдәни мирас һәйкәлләре янын җыештыруга да үз өлешен кертсен. Хезмәт күңелне дә дәвалый ул, – ди ул.

Фикер

Руслан Шиһабетдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яшь гвардия» хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе:

– Кызганыч, Советлар Союзы таркалганнан соң күп еллар буе ватанпәрвәрлек сүзен әйтергә оялып яшәдек. Мәктәпләрдә, лагерьларда гимн яңгырату да соңгы берничә елда гына гамәлгә керде. Юкса күп кенә илләрдә исә бу инде күптән гадәти күренеш. Без гимнны җырларга оялып яткан вакытта дошман безнең арада башкача тәрбия алып барган. Шуңа күрә бүген без яшьләр арасында ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә, гимн, герб, Георгий тасмасы кебек символларыбызга игътибарны тагын да арттырырга тиеш. Ул үсмерләр нәрсә эшләгәнен ахыргача аңлап та бетермәгәндер. Монда күпмедер дәрәҗәдә баласы белән гади генә әйберләрне сөйләшергә, аңлашырга да вакыт таба алмаган замана ата-аналарының да гаебе бар. Замана куабыз, машина кирәк, фатир кирәк, дибез. Ләкин бала шул чакта еш кына игътибарсыз кала. Ә бит аларга вакытында күпме әйбер аңлатырга, сеңдерергә кирәк. Гомумән, яшьләр белән эшләүчеләргә, укытучыларга да – барыбызга да кагыла бу. Балаларга акчаның беркайчан да җиңел генә бирелмәвен, төрле шикле тәкъдимнәргә игътибар итмәскә кирәклеген дә һәрчак сөйләп торырга кирәк.

САН

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел республикада 501 бала җинаять кылуда катнашкан. 49 ы кыек адымга исерек баштан барган, 30 ы элек хөкем ителгән булган. Административ хокук бозу өчен 1105 үсмер җаваплылыкка тартылган. Аларның 788 е аек булмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре