6 пассажир поезды тоткарланган.
Сочиның Лазеревское районы тирәсендә тимер юлга, Дагомыс белән Лоо станциясе арасында. таулардан таш һәм балчык ишелеп төшкән. Бу хакта “RT” яза.
Хәзерге вакытта Туапседан Адлерга кадәрге юл өлешендә хәрәкәт туктатылган. “Россия тимер юллары” матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, хәрәкәтне торгызу өчен тиешле чаралар күрелә. 6 пассажир поезды тоткарланган.
 Сочи шәһәрендә, бик көчле җил-яңгыр сәбәпле, синоптиклар 3-6 февральгә кисәтү игълан иткән. Кышкы пляжлар ябылган. Һава торышы бигрәк тә кичә һәм бүген начар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез