Чистайда яшәүче үсмерләр бүген Татарстан Югары судында соңгы сүзләрен әйткән. Алар тимер юлларда диверсия ясауда гаепләнелә, дип яза “Татар-информ”.
“Без дуслар идек, мин беркемне дә ут төртергә үгетләмәдем, инструкцияләр генә тапшырдым. Илнең икътисадый яки оборона иминлеген какшатырга уйламадым. СИЗОда утырганда ашказаным авырта башлады, 17 килога ябыктым. Әти-әнием мине тәрбияләмәде, әти кыйнады. Мин бик нык үкенәм һәм кырыс җәза бирмәвегезне сорыйм”, – дигән үзенең соңгы сүзендә Булат Ибраһимов.
Тагын бер үсмер укуын, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итү өчен ирегеннән мәхрүм итмәүне сораган.
 “Ялгышканымны таныйм, мин анда булдым, ләкин берни дә эшләмәдем. Аларны туктатмавыма үземне гаепле дип саныйм, хәзер башкача эшләр идем. Әнием авырый, аңа операция кирәк. Миннән һәм абыемнан башка аны караучы юк. Мин җинаятьче түгел. Башка беркайчан да беркемгә дә зыян салмас идем”, – дип сөйләгән ул.
 Өченчесе дә колониягә җибәрмәүләрен, сеңлесе һәм әбисе белән өендә калдыруларын сораган.
“Бүген минем әбиемнең туган көне. Өйгә кайтып, аны котлыйсым килә. Өч яшемнән хоккей уйный башлаган идем. Ике тапкыр баш мием селкенгәч, спорт белән шөгыльләнүдән туктадым. Чирләмәс өчен миңа даими рәвештә МРТ узып торырга кирәк. Өйдә каласым, әбиемә йорт эшләрендә булышасым, сеңлемне тәрбиялисем килә. Миллион тапкыр кабатларга әзермен: зинһар, ирегемнән мәхрүм итмәгез!” – дигән егет.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, узган елда 20 яшьлек Булат Ибраһимов интернетта акча эшләү тәкъдименә юлыккан. Егет анда ниндидер “куратор” белән танышкан. Тегесе акча эшләүнең берничә юлын тәкъдим иткән. Ибраһимов Тукай районында тимер юлда реле шкафына һәм кәрәзле элемтә баганасының климатик шкафына ут төртүне сайлап алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез