Газетага язылу

Тимур Нагуманов Татарстаннан Россия сенаторы булды

Элек республика Рәисе ярдәмчесе булган Тимур Нагуманов Татарстан башкарма хакимиятеннән сенатор итеп билгеләнде. Тиешле боерыкны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

«Россия Федерациясе сенаторы вәкаләтләрен – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле Нагуманов Тимур Дмитриевичка тапшырырга», – диелгән документ текстында.

Боерык имзаланган көннән көченә керә. Алдарак, 2022 елда Федерация Советында Татарстанның башкарма хакимиятен Александр Терентьев тәкъдим иткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре