Быел Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысасында узачак халыкара күргәзмәдә дөньяның төрле илләреннән 200дән артык компания катнашачак. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте.
“Татарстан нефть-газ химиясе форумы 26-28 август көннәрендә узачак. Халыкара күргәзмә дә өч көн дәвам итәчәк. Бүген анда дөньяның төрле илләреннән 200дән артык компания катнашу теләген белдерде инде. Шул исәптән, Кытай, Төркия, Белоруссия, Әзәрбайҗан кебек илләрдән киләчәкләр”, – диде министры.
Күргәзмә 10 мең квадрат метрдан да зуррак мәйданда урнашачак. “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев әйтүенчә, аны кызыклы да, файдалы да булсын итеп оештырачаклар. “Стендларның яртысы эксклюзив булачак”, – диде ул.
26-28 августта Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак. Быел ул тәүге тапкыр өч көн дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте. “Быел тәүге тапкыр өч көнлек программа оештырдык. Форумның өченче көне яшьләргә багышланачак. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип тә көтелә”, – диде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез