"ТНВ" телеканалындагы "Манзара" тапшыруын алып баручы Зөлфия Шәмсуарова һәм Камал театры артисты Раил Шәмсуаровларның гаиләләре ишәйгән.
Алар өченче тапкыр әти-әни булган. Шәмсуаровларның Нәфисә исемле кызларының һәм Әсфәндияр исемле малайларының энекәшләре туган!
«Бер үлчәүгә дә сыймаслык кадерле мизгелләр. Тагын бер балабыз - улыбыз туды. Күп балалы әти-әни исемен йөртергә насыйп булды. Әлһәмдүлилләһ. Кояш кебек Шәмсуарның нурлары дөньяны тагын да яктыртсын», - дип яза Зөлфия үзләренең «Шәмсуаровлар гаиләсе» дигән сәхифәләрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез