ТНВ каналы журналисты вафат

ТНВ каналы журналисты, 25 ел гомерен телевизион журналистикага багышлаган 

Радик Фәрхуллин вафат. Бу хакта коллегалары хәбәр итә.

Радик Фәрхуллинның үлем сәбәбе - озакка сузылган авыру. Журналист белән хушлашу урыны һәм вакыты әлегә билгеле түгел. Бу хакта мәгълүмат соңрак булачак.

Радик Фәрхуллинны күпләр «Новости Татарстана» тапшыруы алып баручысы буларак та хәтерлидер. Аннан соң ул ТНВ каналында яңалыклар хезмәте продюсеры булып эшләде. Аңа 49 яшь иде.

2023 елда тармак үсешенә керткән зур өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исемен алды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре