Төмән дәүләт университеты профессоры, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Хәнисә Алишина Казан белән араны өзми. Ул милләттәшләребез турындагы һәр яңалыкны җиткереп барырга тырыша. Бу юлы Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин турында сөенче җиткергән, шул җәһәттән бер фото җибәреп, истәлекләрен дә барлап алган.
– Бик зур яңалык бар бит әле бездә, – диде ул. – Россия Герое, якташыбыз Рөстәм Сәйфуллин «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы составына сайланды. Бу фотога 2022 елда төшкән идек. Аның исеме дә бар: «Энекәшемне эзләгәндә» дип атала. Ни өчен икәнен дә аңлатам.
2020 елда өч энекәшемнең берсе, Хәмит исемлесе көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Әти-әниебезне бик иртә югалтканга, без бер йодрык булып, бер-беребезне гел күз уңында тотып, ярдәмләшеп яшәргә күнеккән идек. Һәм кинәт кенә төп терәгебез булган туганыбыз суга төшеп югалгандай булды. Аны җирләгәндә барлык туганнар, дуслар, авылдашлар бергә җыелдык. Әмма күпме генә вакыт үтсә дә, киеренкелек юкка чыкмады. Иң өлкән бала булганга, җаваплылык та тоямдыр, күрәсең, бу хәл белән берничек тә килешә алмадым: йөзе белән дә, тавышы белән дә аңа охшаш кешеләрне эзләргә һәвәсләнеп киттем.
Төмән өлкәсе егете Рөстәм Сәйфуллинның СВОда яраланып, Мәскәүдә госпитальдә ятканын ишеткәч тә, күңелгә әллә ничек булып китте. Безнеке бит ул дигән горурлык хисе генә түгел иде бу. Кинәт кенә ике туган әбием Хәлбичамал турында буыннан-буынга сөйләнеп килгән легенда да искә килеп төште. Ул сугыш вакытында Еланкадагы госпитальгә, яраланган энесе Таип янына барган. Кайткач, Төмәндә ничек итеп поездга утыра алмавы, аптырагач, вагон ишегендәге тоткага асылынып баруы турында сөйләгән. Бу хәлне без күп тапкыр ишетеп, әбиебезнең шундый батыр булуына, югалып калмавына горурланып үстек. Минем энем дә Түбән Новгород ракета-зенит училищесында хезмәт итте, хәрби кеше иде. Әллә энемә охшатыпмы, Вагай районының Карагай авылында туып үскән Рөстәм Сәйфуллинны бик күрәсем, бер утырып, татарча сөйләшәсем килде. Энекәшем үлеме турындагы авыр уйлар, бәлки, җиңеләер дип уйлаганмындыр инде.
Ул көнне мин иртәнге 4 тән кичке 4 кә кадәр юлда булдым. Госпитальгә килеп җиткәч, кертмәделәр, чөнки авырулар янына керү туктатылган иде. Әмма Рөстәмне күрү теләге шундый көчле булып, моңа бернинди көч каршы тора алмас кебек иде. Җае чыкты. Хәләл җефете Наталья ярдәм итте. Ул минутларда парк аллеясы буйлап Рөстәмне коляскада йөртә торган булган икән. Рәхәтләнеп, күңел булганчы сөйләштек үзе белән. Шулай итеп, мин энемне тапкан кебек булдым!
Төмәнгә кайткач та, Иҗтимагый палатада фоторәсемнәр бәйгесендә катнашуымны сорадылар. Анда фоторәсем эчтәлегеннән чыгып, эссе язарга кирәк иде. Мин Рөстәм белән төшкән фотомны тәкъдим иттем. Аны «Энемне эзләгәндә» дип атадым. Әлегә кадәр: «Рөстәм Сәйфуллин чыннан да синең туганыңмы ул?» – дип сораучылар бар. «Әйе», – дип җавап бирәм. Без бит борынгы бабаларыбыз гомер иткән бер үк җирдә туып үскәнбез, бер үк телдә сөйләшәбез. Туган булмый кем булсын инде ул миңа?!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез