Төн уртасында Казанның «Салават Күпере»ндә шартлау булган

Бу хәлне видеокүзәтү камералары “тотып” алган.
Төн уртасында Казанның “Салават Күпере” торак комплексында яшәүчеләр бик көчле шартлаудан куркып уянган. Бу хакта “KazanFirst” шунда яшәүчеләрнең сүзләренә таянып яза.

Бу хәл видеокүзәтү камераларына эләккән. Кадрлардан күренгәнчә, башта тирә-юньгә яктылык сибелгән, шуннан соң нәрсәдер шартлаган да ишегалдындагы машиналарның сигнализациясе “акыра” башлаган.

Шартлауның сәбәбе әлегә мәгълүм түгел. Зыян күрүчеләр турында да мәгълүмат юк әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре