Төнге чакыру

Һәр авылның бер диванасы була. Төрлечә буладыр инде алар, кайберләре, чынлап та, акылга таманрак, кайберләре, акыллы булса да, бик сәер. Безнең авылның диванасы бик акыллы кеше иде. Ә менә күрше авылныкы…

Менә ул – чынлап та дивана. Утыз биш яшь диләр иде аңа ул чакларда. Шундый яшь кенә булса да, кыяфәте белән ул чып-чын бабай – өстенә җәен-кышын салмый торган калын фуфайка, башына күн бүрек, аягына кирза итек кигән. Төрле якка тырпаеп торган ак сакалы сөяккә калган җыерчыклы ямьсез чыраен ташлап качарга теләп талпынгандыр да ниндидер могҗиза белән катып калгандыр шикелле тоела. Кашлары коелып беткән, ә күз карашы… Мин аның күзләренә гомеремдә бер генә тапкыр карадым. Ул күзләрнең карасы да, агы да, кешенеке шикелле нуры да юк. Ул вакытта мин аның шул күзләре белән нәрсәдер күрә алуына шикләнеп тә куйган идем әле. Тик ул күрә, ишетә, ис тә сизә һәм дөньяда үзен шактый иркен тоя иде.

Күрше авылда минем туган апа яши һәм җәйләрен мин анда еш кунак булам. Без авыл малайлары белән аны түгәрәккә алып әйләнеп тә, яныннан чабып барып та кычкырабыз, үчеклибез: «Дивана! Дивана!» Ул игътибар итми. Ачуланмый. Без моны беләбез, шуңа үзебезне иркен тотабыз. Тик барыбер артык якын килмәскә тырышабыз. Аның бер куркыныч гадәте бар: атлап барган җиреннән кинәт туктап кала да, йөзе тартыша башлый. Соңрак аның бит сөякләре эреп юкка чыгып, камырга әйләнер, хәзер ул кеше кыяфәтен югалтып, я аюга, я бүрегә әверелер сыман тоела. Бераздан бу тартышу күкрәкләренә, эченә, бөтен гәүдәсенә күчә. Моның бөтен әгъзасын, барлык сөякләрен камырга әйләндереп, аның эчендә кемдер йөргән кебек була. Кайчагында ул үзенең мондый чагын аягөсте уздыра, кайвакыт җиргә ятып ауный, ыңгыраша, төрле ямьсез авазлар чыгара, авыз-борыны күбеккә батып бетә.

Әти-әнисе исән иде әле. Көндезләрен иреккә җибәрсәләр дә, төнгелеккә аерым бүлмәгә бикләп куялар икән, дип сөйләгәннәре истә. Төн җитсә, гел урамга чыгарга тели икән, ишек-тәрәзәләрне бикләп-каплап куймасаң, тыярлык түгел.

Үсеп егет булгач, авылга озаккарак кайттым да туган апаларның хәлен белеп китәргә булдым. Кич җиткәч, верандага урын җәеп бирделәр. Бер мәлне төн уртасында ниндидер тавышка уянып киттем. Башта берни аңлый алмыйча, колак салып яттым. Кызлар тавышы да шикелле ул. Кызлар тавышы чыгарып, егетләр шаяртуына да тартым. Сүзләре бик аңлашылып җитми… Тик моның чакыру икәнен тоям. Ниндидер кыз килеп, веранда янына баскан да сак кына мине чакыра шикелле. Исемемне дә әйтә ул. Чыгарга куша. Сөйләшәсе сүзләр бар, янәсе. Һәр сүзен ишеткән кебек булмасам да, мин моның шулай икәнен аңлыйм. Торып утырырга итәм, ниндидер көч җибәрми… Һәм…

...Һәм мин уянып китәм. Әлеге хәлнең бары тик төш кенә икәнен уйлап елмаеп куям. Минералка шешәсеннән су уртлап, кабат ятарга дип кенә торганда, тәрәзә буенда ниндидер кыштырдау ишетелә һәм теге тавыш тагын кабатлана. Бу юлы инде өндә. Башта арка үзәге буйлап салкын йөгерә, аннан соң бераз тынычлана төшәм. Ә тавыш нәкъ төштәге шикелле – кызлар тавышы белән чакыра, чыгарга куша. Мин моны егетләр шаяруыдыр дип сөрәнлим:

– Кем йөри анда?

Мин хәрәкәтләнгәндә тынып тора да тагын чакыра башлый. Хәзер инде чыгып карыйсы килә. Таныш кызларны искә төшерәм. Бәлки ул үземә ошый торган теге гүзәлдер? Бәлки ул да миңа битараф түгелдер. Мондый хәлнең мөмкин түгеллеген аңласам да, теләк бит… Теләкне чынлык итеп күрәсе килә.

Шул татлы уйлар тәэсирендә мин урынымнан кузгалам да утны яндырмый гына веранда ишегенә атлыйм. Аннан ихатага чыгарга. Өй эчендә кемнеңдер йөргәне ишетелә һәм ишек ачылып китә. Туган апа икән. «Ә син нишләп йокламыйсың?» – ди. Мин бераз икеләнеп торам да аның янына өйгә керәм һәм пышылдап кына әлеге хәлне сөйләп бирәм.

Ул, сикереп торып, өй ишеген бикләп куя.

– Берүк чыгасы булма!

Һәм сөйли. Бу авылның Диванасы да элек менә дигән егет булган икән. Тик аны төнлә шулай кемдер килеп чакырган. Ул чыгып киткән. Әнисе кисәткән югыйсә. Капка төбендә кем беләндер гөр-гөр сөйләшеп утырганнар. Тыныч кына гәпләшкәч, өйдәгеләр борчылмаган инде. Ул таң алдыннан гына өенә кергән. Танырлык та түгел – ябыккан, йөзе суырылып калган, чәчләре агарган…

– Ә ул Дивана исәнме соң әле? – дим, бераз тынычлана төшкәч.

– Югалды ул, – ди туган апа, – Бер мәлне ишеген бикләргә онытканнар да төнлә чыгып киткән. Күпме эзләсәләр дә таба алмадылар.

Без тын калабыз. Халыкта «шайтан алыштырган» дигән тәгъбир бар бит. Бәлки ул  сүз бер дә юктан гына тумагандыр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре