Төнлә һәм иртән һава һөҗүменнән саклану көчләре Волгоград өлкәсенә пилотсыз очкычлар һөҗүмен туктаткан. Бу хакта төбәк губернаторы Андрей Бочаров хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, һөҗүм нәтиҗәсендә ун кеше зыян күргән. Аларның барысы да хастаханәгә озатылган, тормышларына куркыныч янамый.
Краснооктябрь районындагы предприятиеләрнең берсенең җитештерү объектларына зыян килгән. Торак йортлар зыян күрмәгән. Һөҗүмнән соң барлыкка килгән локаль янгыннар оператив рәвештә сүндерелгән. Хәзер вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр эшләвен дәвам итә.
Губернатор оператив хезмәтләргә һәм җирле хакимият органнарына вакыйганың нәтиҗәләрен ачыкларга кушкан. Беренче чиратта зыян күрүчеләрнең төгәл санын билгеләргә, аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә һәм китерелгән зыянны бетерергә йөкләмә бирелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез