Бүген төнге сәгать өчтә Украина кораллы көчләре Брянск өлкәсенә 6 баллистик ракета белән һөҗүм иткән.
Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, Америкада җитештерелгән ATACMS оператив-тактик ракеталары кулланылган. 5 ракета бәреп төшерелгән, берсенә зыян китерелгән. Ракета кыйпылчыклары Брянск өлкәсенең хәрби объекты территориясенә килеп төшкән. Шул сәбәпле янгын чыккан, ул тиз генә сүндерелгән.
Ведомстводан белдерелгәнчә, корбаннар һәм җимерелүләр юк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез