Төнлә Казандагы күп катлы йортта янгын чыгып, ир-атның гомере өзелгән

Бүген төнге берләр тирәсендә Казанның Бертуган Касыймовлар урамындагы 6нчы йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгәч, ут белән көрәшүчеләр алтынчы каттагы фатирда әйберләргә ут кабуын ачыклаган. Соңрак янгынны сүндергәннәр, аның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. Кешеләрне эвакуацияләү таләп ителмәгән.

Янгын нәтиҗәсендә 54 яшьлек ир-ат һәлак булган. Хәзер Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре