Газетага язылу

Төнлә кибеттә мобильнигына зарядка җыйдыра алмагач, берәүнең телефонын урлап качкан

Угрыны өендә тоткарлап, полициягә китергәннәр.

Казанның Киров районында 36 яшьлек ир-ат төнлә тәүлек әйләнәсе эшли торган кибеткә атылып кергән дә телефонына зарядка җыйдыртмакчы булган. Ләкин сатучы аның ниятенә каршы килгән. Шунда ул, урамга чыгып, ачуыннан, берәүнең телефонын урлап качкан. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. Мобильнигының зарядкасы утырган ир-ат урамга чыккач, берәүне күреп, такси чакырту өчен телефонын сорап торган. Ләкин бу юлы да үтенече канәгатьләндерелмәгән. Үзара тарткалаш башланган. Шулчак теге кешенең кесәсеннән телефоны төшеп киткән. Юньсез адәм чит мобильникны тиз генә җирдән күтәреп алган да юк булган.

Зыян күрүче 32 яшьлек ир-ат шундук полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар телефонны угрының өендә тапканнар. Җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре