Газетага язылу

Төнлә Татарстанда 32 градус салкын булачак

Чәршәмбе, 24 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә, диелә төбәкнең Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Температура фоны аномаль түбән булачак. Төнлә һәм иртән 24 -29 градус, ә аязганда 32 градуска кадәр салкын булачак. Көндез шулай ук көчле салкыннар сакланачак – 18-23 градус, республиканың көнчыгышында 24-27 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре