Төп ставканың кинәт кимүенә ачыклык керткәннәр

Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров төп ставканы берьюлы 10 пунктка киметү ихтималының бик аз булуын әйткән. Бу хакта ул Көнчыгыш икътисадый форумы алдыннан «ТАСС» директоры Андрей Кондрашовка белдергән.

Беренче вице-премьер әйтүенчә, төп ставканы 10 пунктка киметү ихтималы бик аз, чөнки кинәт төшерү, кинәт арттыру кебек, тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Мондый чаралар салмак кына, ә иң мөһиме – вакытында башкарылырга тиеш, дип билгеләп үткән ул.

Шул ук вакытта Денис Мантуров сәнәгатьтә инвестицион проектларны торгызуның (кайбер тармакларда, төп ставканың югары булуы аркасында, туктатып торылды) Үзәк Банкка төп ставканы алга таба акрынлап киметүгә ярдәм итәргә мөмкин булуын искәрткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре