Торак бәясе төшәчәкме - белгеч җавап бирде

Быел Россиядә яртыеллык ахырына кадәр икенчел базардагы торакка ихтыяҗ кимеп, халык беренчел базардагысын күбрәк сайлый башлаячак. Бу исә икенчел базарда бәяләр үсешен туктатачак. Шул ук вакытта, тәкъдимнең артуы сәбәпле, беренчел базарда да бәяләр үсми башлаячак. “Дом.РФ” генераль директоры Виталий Мутко “РБК” телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, 2023 ел азагында базарда чын мәгънәсендә дисбаланс күзәтелгән: ихтыяҗ тәкъдимнән артыграк булган. Хәзер исә, Мутко фикеренчә, дисбаланс бетә.

“Икенчел базарда бәяләр йә үсүдән тукталачак, яки төшә башлаячак. Асылда халык беренчел базарга ыргылачак. Ник дигәндә, биредә 1 июльгә кадәр, ташламалы программаны кертеп, барлык ярдәм чаралары гамәлдә булачак”, – дип билгеләп үткән Мутко.

“Дом.РФ” генераль директоры аңлатып үткәнчә, дәүләт программалары ярдәмендә “яшәүче” беренчел базарның алга чыгуы бигүк әйбәт күренеш түгел. “Базарның үсеше фәкать дәүләт программаларына гына бәйле булмаска тиеш. Әмма төп ставка югары булганда, халыкка базар бәясеннән ипотека алу авыр. Зур процент түләргә кирәк чөнки”, – дип искәрткән Мутко.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре