2026 елның 1 мартыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең вакыты үзгәрәчәк: ул һәр айның 10ыннан 15енә күчереләчәк. Бу турыда ТАССка Дәүләт Дума төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте.
«2026 елның 1 мартыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы вакыты үзгәрәчәк, ул биш көнгә алга – һәр айның 10ыннан 15енә күчереләчәк», – диде депутат. Аның сүзләре буенча, инновациянең «максаты бер – гражданнар өчен уңайлы булу», чөнки кешеләр хезмәт хакын төрле даталарда алалар.
«Сер түгел, күпләргә хезмәт хакы 1 нче, 5 нче яки 10 нчы көнне килми. Күпчелек кеше 12 нче, 15 нче көнне акча ала, ә хезмәт хакы алынганнан соң ук торак-коммуналь хезмәтләргә түләү уңайлырак. Түләүнең соңгы вакытын кичектерү гражданнарга тоткарлыклардан һәм штраф түләүдән сакланырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте парламентарий.
Үзгәрешләр көченә кергәннән соң идарәче компанияләр торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең башка срогын билгели алмаячак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез