Торак-коммуналь хуҗалык чыгымнары өчен күбрәк акча каралган

Татарстан казнасында киләсе елга торак-коммуналь хуҗалык чыгымнары өчен – 26,3 миллиард сум, юл хуҗалыгы – 34,5 миллиард сумнан артыграк, транспорт инфраструктурасы өчен – 2,6 миллиард сумнан күбрәк акча каралган, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Аерым алганда, торак-коммуналь хуҗалык чыгымнары кысасында күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү һәм лифтлар алыштыру өчен акча тотылачак. Коммуналь хуҗалыкка чыгымнар кысасында 10 миллиард сум – коммуналь инфраструктура системаларын яңартуга, 429,7 миллион сум – инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, 248 миллион сум – бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын үстерү һәм тотуга җибәреләчәк.

Юл хуҗалыгына Татарстан бюджеты чыгымнары 34 миллиард 515 миллион сум күләмендә каралган. “Транспорт” бүлеге буенча чыгымнар 2026 елга – 2 миллиард 641,7 миллион сум, 2027 елга – 2 миллиард 653,4 миллион сум, 2028 елга – 2 миллиард 666,2 миллион сум күләмендә күздә тотылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре