Россиядә торакка һәм ипотекага ихтыяҗны җанландырмакчылар. Хакимияттәгеләр моның өчен банкларга 2022 елның декабреннән 2025 елның маена кадәр тупланган кризиска каршы резерв акчасыннан файдалануны рөхсәт итәргә мөмкин. Россия Финанс, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, “Дом.РФ” вице-премьер Марат Хөснуллин кушуы буенча бу җәһәттән чаралар эшли, дип яза “Известия”.
Резерв акчасы (резерв буферы) беренчел кертеме 20 проценттан ким булмаган ипотека өчен, икътисадый шокны йомшарту максатыннан, булдырылган.
 Дәүләт Думасының Көндәшлекне саклау комитеты әгъзасы Дмитрий Тортев әйтүенчә, буфер системасы 2007-2009 еллардагы дөньякүләм финанс кризисыннан соң кертелгән. Банклар өчен – икътисадый стресс чорында үзенә бер амортизатор ролен уйный ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез