Төркиянең Адыяман шәһәрендә коткаручылар Мирай исемле 4 яшьлек кызчыкны хәрабәләр астыннан исән-имин чыгаруга ирешкән. Сабый 178 сәгать буе бетон өеме астында яткан. Бу хакта ТАСС Төркия транспорт һәм инфраструктура министры Адил Караисмәилуглы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
“Адыяманда җир тетрәүдән соң 178 нче сәгатьтә 4 яшьлек Мирай коткарылды. Шөкер, кызчык исән-сау”, – дип язган министр “Твиттер”дагы сәхифәсендә.
Төбәктә әле һаман хәрабәләр астыннан кешеләрне эзлиләр. Җир тетрәгәннән соң бер атнадан күбрәк вакыт узса да, төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус күрсәткеченә төшсә дә, коткаручылар бетон плитәләр астыннан исән кешеләрне таба тора.
Исегезгә төшерәбез: Төркиядә җир тетрәү сәбәпле һәлак булучылар саны 31 643 кешегә җиткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез