Газетага язылу

Төркиядә татарлар катнашында ифтарлар уза

Төркиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар ифтарларга җыела. Әлеге күркәм чараларны «Татарстан» Сәүдә йорты җитәкчесе Рамил Мәүлетов һәм Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырган.

1 һәм 2 апрельдә Истанбулдагы «Kazanda» ресторанында «Истанбулдагы казан татарларының үзара ярдәмләшү җәмгыяте» әгъзалары, Татарстаннан килеп укучы студентлар ифтарга җыелышкан. Кунаклар арасында Төркиянең рәсми затлары, Россиянең Төркиядәге дипломатик һәм сәүдә миссияләре, шулай ук эшлекле даирәләр вәкилләре, гомумән алганда, 300дән кеше булган. Кунаклар өчен «Татнефть» хәйрия фондының «Кадим Альмет» музыкаль коллективы да чыгыш ясаган.

Мондый чаралар Төркиянең татарлар яшәүче башка төбәкләрендә дә, аерым алганда, Күтахья (3 апрель), Искешәһәр (4 апрель) һәм Әнкара (5 апрель) шәһәрләрендә дә узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре