Төркия чит илдә ял итү өчен иң арзанлы юнәлеш булудан туктаган. Хәзер аның урынын Мисыр яулап алмакчы. Россия Туроператорлар ассоциациясенең (АТОР) халыкара туризм буенча вице-президенты Артур Мурадян «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
«Төркиягә турлар артык кыйммәтләнми дә, арзанаймый да. Әмма үзенең арзанлы юнәлеш булуыннан туктады. Хәзер инде элеккеге кебек очсызга төшә торган ял урыны түгел ул. Моңа кадәр барыбыз да, иң арзанлысы – җәен Төркиядә ял итү, дип уйласа, хәзер алай түгел. Иң арзанлы ял урыны исемен Мисыр үзенә кире кайтармакчы», – дигән Мурадян агентлык хәбәрчесе.
Аның әйтүенчә, Төркия белән Мисырда ял итү шартлары – бер үк төрле диярлек.
«Әмма ике илнең «барысы да кертелгән» кунакханәләре бәясен чагыштырсак, Мисырныкы Төркиянекенә караганда, уртача 25-30 процентка арзангарак чыга», – дип билгеләп үткән Мурадян.
Шул ук вакытта ул Төркиягә турларның 5-10 процентка кыйммәтләнүен әйткән. Әмма, зур сан түгел, бәлки ел саен күзәтелә торган хәл генә бу, дигән АТОР вице-президенты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез