Тормыш сыйфаты югары булган шәһәрләр исемлегенә Мәскәү, Петербург һәм Грозный кергән

2021 ел нәтиҗәләре буенча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Грозный шәһәрләре тормыш сыйфаты югары саналган шәһәрләр исемлегенә кергән. Бу хакта Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белгечләренең мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Тормыш сыйфатын бәяләгәндә халыкның керем дәрәҗәсе, күчеп китәргә теләге, медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты, торак-коммуналь хуҗалык эше һәм башка факторлар исәпкә алынган.

- 250 меңнән артык халкы булган Россия шәһәрләре арасында тормыш сыйфаты буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Грозный, Магнитогорск, Владимир, Тула, Калуга, Чаллы, Белгород, Түбән Новгород, Новороссийск, Севастополь, Стәрлетамак, Краснодар, Махачкала алда бара, - диелгән белгечләрнең тикшерүләрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре