Әмма бу очракта, төшке аш вакытында эш урынын ташлап китү законлымы икән, дигән сорау туарга мөмкин.
“Российская газета” хәбәрчесенең шундый соравына Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте җавап биргән.
– Әйе, мөмкин. Төшке аш вакытында сез эштән азат булырга тиеш, чөнки ул – шәхси вакыт. Телисез икән – тамак ялгарга барып килегез, телисез икән – урамда һава сулап йөрегез. Кыскасы, күңелегез ни теләсә, шуны эшләгез. Иң мөһиме – төшке аш вакыты оешманың эчке тәртибе кагыйдәләрендә күрсәтелгән булсын. Әмма бер нечкәлеге бар: эштә тәнәфес ясарга мөмкин түгел икән (мәсәлән, өзлексез производство), эш урынында ашап-эчеп алу мөмкинлеге тудырылырга тиеш.”
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез