Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина шул хакта сөйләде.
ШИКӘР
Еллар узган саен кулланылган шикәр күләме дә арта. Әйтик, XIX гасырда кеше елына 2 кг шикәр ашаган булса, 2000 елларда инде бу сан елына 37 килограммга җиткән. Чынлыкта сау-сәламәт кеше көненә күп дигәндә 25–30 грамм (5–6 чәй кашыгы) шикәр ашарга тиеш.
Файдасы
Шикәр – иң шәп энергия чыганагы. Ул барыннан да бигрәк баш мие, буыннар өчен файдалы. Шикәрдән башка баш һәм арка миендәге кан әйләнеше начарлана. Организмга шикәр җитмәгәндә кеше хәлсезләнә, башы әйләнә, йокымсырап йөри. Ул стрессны да җиңәргә ярдәм итә. Ник дигәндә, ашказаны асты бизе эшләп чыгарган инсулин сератонин дип исемләнгән бәхет гормоны бүленеп чыгуны тизләтә. Шикәр авыр физик эш башкарганнан соң организмга хәл кертә. Моннан тыш аның игътибарны тупларга ярдәм итүе дә расланган.
Зыяны
Шикәр чамасын белеп кулланганда гына файдалы. Күпкә китсә, кешедә шикәр чире, симерү пәйда булырга мөмкин. Шикәр яратучылар еш кына йөрәк-кан тамыры авыруларыннан да тилмерә. Чамадан тыш күп шикәр куллану аркасында тән тиресе бозылырга, тешләрдә кариес пәйда булырга мөмкин. Аның күплеге организмда углеводлар алмашын боза, бавырга зыян китерә. Шикәр күп булганда, организм кальцийны авырдан үзләштерә. Шуңа күрә кешедә остеопороз пәйда булырга мөмкин.
ТОЗ
Кеше көненә күп дигәндә 5 грамм тоз ашарга тиеш. Әмма чынбарлыкта саннар күпкә зуррак. Әйтик, Россиядә яшәүчеләр көненә уртача 12 г тоз ашый. Европада бу күрсәткеч 10 г тәшкил итә.
Файдасы
Организм тозсыз яши алмый. Ул, иң беренче чиратта, матдәләр алмашы өчен кирәк. Халык телендә «тоз» дип йөртелгән натрий хлориды мускуллар, гормоннар эшчәнлегендә дә катнаша. Безнең тән тукымасы, мускул, күзәнәкләр – барысы да суга мохтаҗ. Тоз исә аларга кирәкле суны организмнан чыгармыйча саклап тота.
Зыяны
Тоз, иң беренче чиратта, кан басымын күтәрә. Тозны чамадан тыш күп кулланган кешегә бөер һәм бавыр авырулары, атеросклероз килеп чыгу куркынычы да яный. Тоз күпкә китсә, организмдагы кальций юыла. Димәк, тешләр, сөякләр дә зәгыйфьләнә дигән сүз. Кальцийга кытлык аркасында остеопороз да барлыкка килергә мөмкин. Тозның чамадан тыш күп керүе аркасында организмда су тоткарлана башлый. Төгәлрәк әйтсәк, 1 г тоз 200 мл суны тоткарлый. Нәтиҗәдә кеше шешенергә мөмкин. Эчке әгъзалар эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый бу. Тозны чамадан тыш куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире, яман шеш, хроник үпкә авыруы кебек авырулар килеп чыгу ихтималын да арттыра. Аннары тоз кешенең баш миенә тәмәке кебек тәэсир итә. Аны активлаштырып җибәрә. Шуңа күрә тозлы ризыктан соң тагын тозлыны ашыйсы килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез