БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Комментарий 0
Көн хәбәре
-
«Аягымда кайтып җитә алмадым»
Моннан ун ел элек 30 яшьлек Руслан Әхмәтшин юл фаҗигасенә юлыга. Казаннан әти-әнисе янына – Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылына кайтып килүе була аның. Ул утырган машина каршы яктагысы белән бәрелешә, артта утырган Русланның тормышы чәлпәрәмә килә.
-
Татар теленнән халыкара олимпиаданың Гран-При ияләре: «Барысы да гаиләдән башлана»
Татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле булды. Алар – Казаннан Мөслимә Адиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов һәм Төркиядән Нурбикә Нәҗипова. Бәйгедә барлыгы илнең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500 бала катнашкан.
-
«Апуш»лылар уйландыра, көлдерә, елата
13 һәм 14 апрель көннәрендә Камал театры бинасында «Апуш» балалар театр студиясе чираттагы премьераны тәкъдим итте. «13» дип исемләнгән спектакль бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышланган.
-
Тарихка хөрмәт белән карау кирәк
Быел Татарстан башкаласында тарихи хәтерне ныгыту һәм буыннар дәвамчанлыгына ярдәм итү буенча киң колачлы эш алып барылачак. Республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган патриотик программаны гамәлгә ашыру турында бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
-
Фәрит Мөхәммәтшин «Казанның Мактаулы гражданы» исеменә лаек булды
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның Мактаулы гражданы» исеме бирелде. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясе барышында билгеле булды. Әлеге инициатива белән Казан мэры Илсур Метшин чыккан иде.
-
Уфаның «Нур» театры Казанга иң яхшы спектакльләрен алып килде
Алты көнгә – сигез спектакль. «Нур» татар дәүләт театры Казан тамашачысын әнә шулай сөендерергә җыена. 14–19 апрель көннәрендә Камал театры сәхнәсендә артистлар репертуардагы иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәкләр.
-
Иртәгәдән диета!
– Бер яхшы танышым ябыгу буенча марафон башлап җибәрә. Керәсең килмиме? – ди дустым.
-
Кар астыннан эш чыга
-
Акчаны нәрсәгә азрак тотасыз? (сораштыру)
Илдә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 90 проценты бәяләр үсешеннән канәгать түгел. Ә сез акчаны ничек янга калдырасыз?
-
Иске яңаны саклый
Тырышлык белән тапкырлык кушылганда нәрсә килеп чыга?
Фикер өстәү
Фикерегез