Гомуми төзелеш планы 97% ка үтәлгән, 3 млн.кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.
Коммерциячел төзелеш буенча планлаштырылган күләмнең 92%ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 962 мең кв. метрдан артык булган 109 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 74%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 111 мең кв. метрдан артык булган 38 йорт төзелеше тәмамланган. Шәхси торак төзелеше буенча 1 млн 995 мең кв. метр торак ягъни планның 101%ы тапшырылган.
Социаль-мәдәни объектлар төзү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамланып килә.
Торак төзелешенә ярдәм программасына быел 14 объект керә. Бер объектта эшләр дәвам итә – Биектау районында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү. Аның буенча үтәлеш 97% тәшкил итә. Узган ике атнада Балык Бистәсе районында бер объект төгәлләнгән.
«Мәгариф» тармагы буенча агымдагы елның 10 объектыннан өчесе эшләнеп бетмәгән әле. Бу - Казандагы мәктәп, аның үтәлеше 82% дип бәяләнә, һәм былтырдан күчкән Питрәч һәм Зеленодольск районнарындагы ике балалар бакчасы, алар буенча үтәлеш 68% һәм 83% тәшкил итә.
«Мәдәният» тармагы буенча 7 объектның 4сендә эшләр бара, алар киләсе елга күчәчәк. Бу «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган дүрт балалар сәнгать мәктәбе. Эшләр 41%ка башкарылган.
Экология өлкәсендә Казанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Монда планның 88%ы тәмам.
Быел җәмәгать киңлекләрен яңарту буенча зур эшләр 51 территорияне үз эченә ала. Бүгенге көндә 6 объектны төзекләндерәсе бар. Программа буенча гомуми үтәлеш 98% тәшкил итә.
6 республика һәм 2 федераль программа кысаларында инженерлык челтәрләрен модернизацияләү эшләре дәвам итә.
Бу атнада халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү буенча республика программасы төгәлләнгән. Хисап чорында Арча районында урнашкан соңгы объект тапшырылган.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча эшләрнең гомуми планыннан бер проценттан да кимрәген төгәлләргә кирәк. Балтач районында соңгы объектта эшләр дәвам итә. Узган ике атнада республиканың Әлки районында бер объект төгәлләнгән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика программасы буенча 110 объектның 20се төгәлләнмәгән. Гомуми үтәлеш 90% тәшкил итә. Узган ике атнада Түбән Кама, Кукмара районнарында һәм Казан шәһәрендә 5 объектта эшләр тәмамланган.
«Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты буенча пландагы эшләрнең 99%ы башкарылган. Чаллы шәһәрендә 3 объектта эшләр бетмәгән әле.
«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында Буа һәм Кукмара районнарында урнашкан ике объектта эшләр дәвам итә. Алар буенча үтәлеш 98 һәм 99% дип бәяләнә. Соңгы ике атнада Саба районындагы объектта эшләр төгәлләнгән.
Бүгенге көндә барлык социаль объектлар да җылылык белән тәэмин ителгән инде. Торак фонды өлешендә Казанда урнашкан 2 торак йортта гына эшләр бара.
Шулай ук җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары өчен әзерлек паспортларын алу буенча да эш дәвам итә. Аны тәмамлау вакыты - 1 ноябрьгә кадәр. Бүгенгә 117 оешманың 98е тиешле документлар алган.
Эшнең чираттагы этабы – муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын алулары. Бүгенге көндә республиканың 11 районына бу паспортлар тапшырылган инде. Әлеге эшне 2026 елның 20 ноябренә кадәр төгәлләргә кирәк, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез