Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирү өчен бюллетень формасын раслады. Бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучыларга ике бюллетень тапшырачаклар:
* Беренче бюллетень республика бердәм сайлау округы буенча тавыш бирү өчен билгеләнгән. Ул сайлауда катнашучы сәяси партияләр исемлегеннән торачак.
* Икенче бюллетень бер мандатлы сайлау округы буенча тавыш бирү өчен кулланыла. Анда теге яки бу территориядән кандидатлар тәкъдим ителәчәк.
Тавыш бирү өчен бюллетеньнәр Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә бастырылып, махсус сетка катламы белән сакланыла. Республика сайлау округы буенча бюллетеньнәрдә ул – ачык яшел төстә, бер мандатлы сайлау округы буенча бюллетеньнәрдә – алсу төстә булачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак. Барлык сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез