94-ЗРТ (тат) 95-ЗРТ (тат) 96-ЗРТ (тат)
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Замана белән бергә әби-бабайлар да үзгәрде. Шәһәрне әйткән дә юк, авылдагыларның да үз мәшәкате баштан ашкан. Шулай булгач, оныкларга ничек вакыт табарга? Әллә кем тапкан, шул гына баксынмы?
Апрельдән этләрне урамда йөртү урыннарына карата илкүләм стандарт кертелде. Шулай итеп хәзер уен, өйрәтү урыннары, гигиена һәм йөрү зоналарын төзүгә аерым таләпләр билгеләнә. Мәйданчыклар, яңа стандартка туры китереп, куркынычсыз өслек һәм калдыкларны җыю өчен инфраструктура белән җиһазландырылырга тиеш.
Юл салучылар җиң сызгана: кар эреп бетүгә автомобиль юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтлау, искеләрен яңарту эшенә керешәчәкләр. Быел Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында төбәк дәрәҗәсендәге 200 чакрым юл төзекләндереләчәк. Шулай ук ун күперне яңартачаклар.
Яз иртә килә, ди игенчеләр. Инде узган атнада тугыз район уҗымнарны тукландыруга да кереште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, барлыгы 485 мең гектарда көзге культураларны һәм 309 мең гектарда күпьеллык үләннәрне ашлыйсы бар. Быел чәчү 1,7 млн гектарда башкарылачак.
Борынгы татар көйләрен яңарту максатыннан «Татнефть» компаниясе тарафыннан 2021 елда булдырылган «Кадим Әлмәт» этномузыкаль коллективы Россиядә генә түгел, аннан читтә дә яхшы мәгълүм. Ансамбльнең Истанбулның тарихи үзәгендәге чыгышы моны тагын бер кат раслады.
Авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, нефть химиясе. Татарстанның Беларусь һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөмкинлекләре шактый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казан Кремлендә Беларусьның Брест өлкәсе башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашуда әйтте.
Фикер өстәү
Фикерегез