Трамп Путин белән очрашырга әзер булуы турында белдергән

Трамп әйтүенчә, эше бик тыгыз булуга карамастан, Путин белән очрашырга мөмкин.

АКШ президенты Дональд Трамп Төркиядә Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин белән очрашу ихтималын (очрашу Украинадагы конфликтка нокта куярга ярдәм итсә), әмма пәнҗешәмбе көнне эшенең бик тыгыз булачагын әйткән. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Аның киләме-юкмы икәнен белмим. Әмма минем шунда булуымны теләвен беләм, һәм шулай булырга да мөмкин. Сугышны төгәлли алсак, бу хакта уйлар идем. Әмма иртәгә эшем бик тыгыз булачак. Бөтенесе дә планлаштырылган», – дигән Трамп президент самолетында.

Шул ук вакытта ул, эшенең гаять тыгыз булуына карамастан, “күпләрнең гомерен саклап калу” бәрабәренә мондый адымнан баш тартмаячагын әйткән. “Аңлыйсыздыр, иртәгәсе көнгә бик күп эшләр планлаштырылган. Әмма минем бармаячагымны аңлатмый бу. Минем баруым кешеләрнең гомерен саклап калса, барачакмын», – дигән Трамп.

Исегезгә төшерәбез: 11 майда Россия Президенты, алдан шартлар куймыйча гына, 15 майда Истанбулда турыдан-туры сөйләшүләрне башлап җибәрергә тәкъдим итте. Украина лидеры Владимир Зеленский башта, 12 майдан 30 көнгә утны тулысынча туктатырга чакырып, ультиматум куйды. Шул ук вакытта Трамп Киевнең кичекмәстән очрашуга ризалык бирергә тиешлеген белдерде. Шуннан соң Зеленский Төркиядә Путинны шәхсән үзе көтәчәге турында язды.

Иртәгәсе көнгә планлаштырылган очрашу 2022 елның языннан бирле Россия белән Украина арасында турыдан-туры тәүге сөйләшүгә әйләнергә мөмкин. Россия делегациясе составына кемнәрнең керәчәге әлегәчә билгесез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре