Пәнҗешәмбе – 13 мартта Кушма Штатлар президенты Дональд Трампның Якын Көнчыгыш буенча махсус илчесе Стивен Уиткофф Мәскәүдә Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин белән очрашырга җыена. Бу хакта “РИА Новости” Американың Axios басмасы мәгълүматларына таянып яза.
“Ышанычлы чыганак раслаганча, Уиткофф бу атна ахырында Путин белән очрашу өчен Мәскәүгә килергә җыена, әмма бу план үзгәрергә дә мөмкин”, – дип язган басма журналисты Барак Равид Х социаль челтәрендәге сәхифәсендә.
Шул ук вакытта Американың Bloomberg агентлыгы да, берничә чыганакка таянып, Уиткоффның бу атнада (16 марттан да соңга калмыйча) Мәскәүгә Владимир Путин белән сөйләшүләргә килергә ниятләве турында язган.
“Уиткоффның сәфәре Украина чиновниклары белән АКШ Дәүләт секретаре Марко Рубио һәм иминлек буенча киңәшче Майкл Уолтцның Согуд Гарәбстанындагы очрашуларына багышланачак”, – дип билгеләп үтелгән басмада.
Сүз уңаеннан, Америка-Украина сөйләшүләре бүген – 11 мартта Җиддә шәһәрендә узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез