Европа илләре лидерлары АКШ президенты Дональд Трампның Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин белән телефоннан сөйләшү нәтиҗәсен ничек тасвирлап бирүенә шаккатканнар. Бу хакта “РИА Новости” Британиянең Financial Times мәгълүматларына таянып яза.
Кушма Штатлар президенты моңа кадәр Украина лидеры Владимир Зеленскийга, шулай ук Бөекбритания, Франция, Германия, Италия, Финляндия һәм Европа комиссиясе җитәкчелегенә Россиядәге коллегасы белән сөйләшүенең эчтәлеге турында хәбәр иткән.
Басма чыганаклары белдергәнчә, Трампның сүзләреннән шул бик ачык аңлашыла: Штатлар, конфликтта катнашудан читләшеп, Украина һәм Россиягә утны туктату турында турыдан-туры сөйләшүләр алып бару мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта ул, Россия ягы кораллы конфликтны дәвам итәргә карар кылган тәкъдирдә, Россия Федерациясенә карата ниндидер яңа санкцияләр кертеләчәген әйтмәгән.
Бер чыганак исә гомумән дә Трампның Путин белән сөйләшүе йомгагын ничек тасвирлап бирүенә Европа илләре лидерларының шаккатуын билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, алар АКШ президентының Россия лидерына зуррак басым ясарга әзер түгеллеген аңлаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез