Трампның Путин һәм Зеленский белән очрашуының аермасын әйткәннәр

Американың The Washington Post газетасы Кушма Штатлар президенты Дональд Трампның Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин һәм Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашуының аермасына игътибар иткән. Бу хакта “РИА Новости” АКШ басмасы мәгълүматларына таянып яза.

“Зеленскийның машинасы Көнбатыш як вестибюле ишеге төбенә килеп җиткәндә, Трамп йодрыгын күтәрде, шуннан соң аның кулын җылы гына кысып, иңбашларыннан кочты... Әмма бу сәламләү кызыл келәмгә һәм Путинны каршылаган B-2 бомбардировщигының очып китүенә җитмәде”, – диелгән язмада.

Исегезгә төшерәбез: кичә Дональд Трамп Ак йортта Владимир Зеленскийны һәм ЕС илләре лидерларын кабул итте. Financial Times басмасы очрашу йомгаклары буенча документлар бастырган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре