Газетага язылу

Трамвай һәм троллейбусларның кондукторсыз эшләвеннән 371 миллион сум янга калган

Бер ел эчендә «Метролектротранс» Предприятиесе трамвай һәм троллейбусларда кондукторлардан баш тарту нәтиҗәсендә 371 млн сум экономияләгән.

Казанда 2025 елда җир өсте һәм җир асты электр транспортында пассажирлар агымы 81,3 млн пассажирга кадәр арткан. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 1% ка күбрәк.

Бүген бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә "Метроэлектротранс" МУП генераль директоры Айдар Габделхаков сөйләде. Аның сүзләренчә, шәһәрнең транспорт системасында электр транспорты өлеше әкренләп үсә һәм инде 36,4% тәшкил итә.

"Кондукторсыз эшләү системасына күчү предприятиенең штат санын оптимальләштерергә һәм бер ел эчендә кондукторларның хезмәт хакы түләү фондын 371 млн сум күләмендә экономияләргә мөмкинлек бирде. Әлеге акчалар хезмәт хакын күтәрүгә, ремонт эшләрен башкаруга һәм предприятиенең инфраструктурасын яхшыртуга юнәлдерелде", –  диде Габделхаков. Сер түгел, Казанда җир өсте электр транспорты инфраструктурасының тузганлыгы аеруча кискен проблема булып тора. Бүгенгә 138 км трамвай юлының 74 км тузган, ә 20 км юл узган гасырның 70 нче елларында салынган һәм эксплуатация вакыты ике тапкыр арткан.

Айдар Габделхаков билгеләп үтүенчә,бүгенгә Казанда юлларны, кабель һәм энергия хуҗалыгын капиталь төзекләндерүгә якынча 9 млрд. сум акча таләп ителә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре