Трамвайлар бәрелешүдән зыян күрүчеләр саны 119га җиткән

Кемерово шәһәрендә ике трамвай бәрелешүдән 119 кешегә зыян килгән. Бу хакта “ТАСС” шәһәрнең оператив хезмәтләре мәгълүматларына таянып яза.

Агентлыкка хәбәр ителгәнчә, 21 кеше хастаханәгә озатылган. 94 кеше, шул исәптән 10 бала өендә дәвалана. Тагын 4 кешегә медицина тикшеренүе уздырыла.
Бер кеше һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре