– Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тартыгыз.
– Операциядән соң аяк озак хәрәкәтләнмичә торса, канны сыеклата торган дарулар эчәргә кирәк. Бу шулай ук тромб булмасын өчен кирәк.
– Кан тамырлары киңәйгән (варикоз) кешеләргә игътибарлы булырга кирәк. Ул шулай ук тромб хасил булу ихтималын арттыра.
– Кан авырулары булган, каны куерудан интеккән кешегә вакытында чарасын күреп, дәваланып торырга кирәк.
– Тромбны кисәтү өчен, һәрчак хәрәкәттә булу зарур. Болай эшләгәндә кан әйләнеше яхшыра, кан тамырлары тыгылу ихтималы кими.
– Канны, андагы холестерин күләмен даими тикшертеп торырга кирәк. Холестеринны киметмәсәң, тора-бара ул кан тамырларында тромб кебек оешачак.
– Чиста су эчү файдалы.
– Гормональ дарулар эчкәндә, контрацептик чаралар кулланганда сак булырга кирәк. Бу да тромб барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.
– Гәүдә авырлыгын һәрчак контрольдә тотыгыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез