Арча районының Түбән Аты авылында быел беренче тапкыр “Көянтә” бәйрәме үткән. Анда катнашучылар көянтә тарихы турында сөйләп, яшьлек елларын искә төшергән.
–Бу бәйрәмне уздыру хыялым бар иде. Кайда көянтә күрсәм, шуны алып кайттым. Шулай итеп, саны унга җитте. Хәзер бит чишмәгә суга йөрүләр юк. Шуңа күрә көянтәләр бик кадерлегә әйләнде. Буягач, милли бизәкләр төшергәч, бөтенләй башка төс керде алар, – ди Түбән Аты мәдәният йорты мөдире Илсия Мөхәммәгалиева. – Без аны Өлкәннәр көненә багышладык. Бәйрәмне һаман саен бертөрле генә үткәрәсе килми дип, үзенчәлек кертергә булдык. Клуб ишек алдында фотога төшү өчен махсус урын әзерләдек. Авыл өен хәтерләтте ул. Авыл халкы да борынгы көянтәләрен алып килде. “Чишмә” фольклор коллективы да кушылды. Чиләкләрне бергәләп бизәдек. Чарага бик өлкән әби–бабайлар килә алмады. 60–70 яшьлек ханымнар белән рәхәтләнеп күңел ачтык. Бәйрәм бик күңелле узды.
Авылда самавыр куелган Түбән оч чишмәсе бар икән. Киләсе елда бәйрәмне шул яңартылган чишмә буенда балаларны җыеп үткәрергә җыеналар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез