Түбән Яке авылы егете Рәдис Абдуллин Мәскәүдәге парадта катнашкан

Мамадыш политехник лицееның юридик факультетын тәмамлаган Рәдис Аблуллин әлеге вакытта Мәскәүдә хәрби хезмәт үтә.

-Улым үзе дә парадта сөенеп бетә алмады. Әни, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парад бит ул, диде. Безне дә чакырган иде. Бара алмадык,-ди әнисе Рәйлә Абдуллина. - Әйтеп бетермәслек горурлык хисләре күңелемдә. Балам исән-сау гына йөрсен!

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре